17 декабрьдә Болгарда П.А.Карпов исемендәге Болгар кадет интернат-мәктәбе базасында кадет мәктәпләре һәм кадет интернатлары арасында “Казаклык Россия Федерациясе хезмәтендә” темасына республика семинары узачак.
Семинарның максаты булып үсеп килүче яшь буынны патриотизм рухында тәрбияләүдә Россия казаклыгы ролен күтәрү һәм аның Ватанга хезмәт итүгә әзерлеген, шул исәптән казак кадет сыйныфлары потенциалын кулланып, үстерү тора. Семинар форматы өстәмә белем бирү документларын рәсмиләштерү, казак атрибутикасы белән шөгыльләнүне оештыру, Спас районы казаклары белән очрашу буенча актив тәҗрибә уртаклашуны күздә тота.
Чара укучыларның актив гражданлык позициясен формалаштырырга, яшь буынны тәрбияләү һәм Россия халкының, казаклар хәрәкәтенең традицияләрен саклау максатыннан педагоглар һәм җәмәгатьчелек көчләрен берләштерергә мөмкинлек бирә.