WorldSkills Russia һөнәри осталык төбәк чемпионаты Казан радиомеханика көллиятендә старт алды. Ике компетенция буенча ярышларны ачу тантанасында ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин катнашты.
"WorldSkills хәрәкәте яшьләр өчен барлык мөмкинлекләрне ача, ә яшьләр - безнең киләчәгебез. Әгәр дә без ресурс үзәкләрен заманча җиһазлар белән җиһазласак, алар төрле дәрәҗәләрдәге проектларны, программаларны һәм грантларны ота. Шундый шартлар тудырып, без студентлар өчен офыкларны киңәйтәбез. Бүген без ТР Президенты тарафыннан булдырыла торган ресурс үзәкләренең үз-үзләрен аклый алуына тагын бер кат инандык. Биредә яхшы база, үзәк заманчалаштырылган җиһазларга бай», - дип хәбәр итте журналистларга чемпионат ачылышында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы.
Ярышлар ике компетенция буенча уза: «Электроника» һәм «Сервис роботларын эксплуатацияләү». Чемпионатта Казан радиомеханика көллияте, КНИТУ Казан технология көллияте һәм Яр Чаллының Балалар техник иҗат үзәге студентлары катнаша. Ярышлар мәйданчыклары өр-яңа җайланмалар белән җиһазландырылган.