ЯҢАЛЫКЛАР


18
май, 2021 ел
сишәмбе

Россия мәгариф министрлыгының «Минем мәктәп елларым» акциясе старт ала. Ул 30 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Анда мәктәп укучылары, мәктәпне тәмамлаучылар, әти-әниләр, әби-бабайлар чакырыла.

БДИга ике атна калды. Күп кенә укытучылар һәм ата-аналар чыгарылыш сыйныф укучыларын "бердәм”гә күп нәрсә бәйле булуы турында искәртеп тора. Төп максат – югары уку йортында бюджет урыны. Вакыт та, нервлар да калмаганда, БДИга ничек әзерләнергә? Дәүләт имтиханнары чорында ата-аналар балага ничек ярдәм итә ала?

Россия галимнәренең, табибларының, эшмәкәрләренең һәм җәмәгать эшлеклеләренең мәгърифәти һәм дәлилләгеч чыгышлары мәктәп укучылары һәм студентлар өчен билгеләнгән "Вдохновители" бөтенроссия проекты кысаларында берләшәчәк. Бу хакта проект җитәкчесе, импакт-инвесторлар ассоциациясе президенты Михаил Палей хәбәр итте.

Түбән Кама укучылары өчен чыгарылыш балы 25 июньдә Кама яр буенда узачак. Бу хакта мэриядә узган эшлекле дүшәмбе вакытында мәгариф идарәсе башлыгы Рамил Гыйниятуллин җиткерде.


17
май, 2021 ел
дүшәмбе

18 майдан 21 майга кадәр 9 сыйныф укучылары белем бирү предметларының берсеннщн сайлап алу буенча контроль эшләр язачаклар. Аларда Россиянең барлык төбәкләреннән 1,3 миллионга якын мәктәп укучысы катнашачак.

«Лазер технологияләре» һәм «Нейроинтерфейслар проектлау» компетенцияләре буенча «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) IX Милли чемпионаты ярышлары нәтиҗәләре билгеле булды. Чаллы шәһәренең «Кванториум» балалар технопаркында тәрбияләнүчеләр, Мәскәү, Новосибирск, Чиләбе өлкәләре һәм Санкт-Петербургтан килгән көндәшләрен узып, чемпионат призерлары булдылар.

Мәктәпкә барырга курка башлаган балалар белән ата-аналарның нинди мөгамәләдә булырга тиешлеге турында Казан дәүләт медицина академиясенең психотерапия һәм наркология кафедрасы доценты, медицина фәннәре кандидаты Марина Белоусова аңлатты.

Казанның 175 нче гимназиясендә фаҗигадән соң мәктәпкә барырга курка башлаган балалар белән ата-аналарның нинди мөгамәләдә булырга тиешлеге турында турыдан-туры эфирда Казан дәүләт медицина академиясенең психотерапия һәм наркология кафедрасы доценты, медицина фәннәре кандидаты Марина Белоусова аңлатты.

14 майда МЕГА-Казан сәүдә үзәгендә "Эшкә хокук" федераль проекты кысаларында махсус белем бирү ихтыяҗлары булган балалар өчен "КАРЬЕРАГА ЮЛ" конкурсы финалы узды. Чара инициаторлары — Россиядә МЕГА сәүдә үзәкләре белән идарә итүче Ingka Centres компаниясе һәм «Перспектива» Россия инвалидлар оешмасы. Проектны башкаручы буларак Казанда "Шәһәр мәгариф үзәге" өстәмә һөнәри белем бирү мәгариф учреждениесе чыгыш ясый.

«Комсомольская правда» газетасы һәм Горький тимер юлы - «РЖД» ААҖ филиалы — балаларны «Тимер юл транспортында иминлек» темасына балалар рәсемнәре конкурсында катнашырга чакыралар.

«Физкультура – иң яхшы киләчәккә үткәргеч» темасына дискуссия Россия мәгариф министрлыгының «Мәгариф формуласы» бөтенроссия форумының икенче көнен ачты. Россия Федерациясе мәгариф министрының беренче урынбасары Дмитрий Глушко спортка багышланган сессиядә чыгыш ясады. Сәламәт булу өчен көн саен эшләргә кирәк, дип ассызыклады ул.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International