18 майдан 21 майга кадәр 9 сыйныф укучылары белем бирү предметларының берсеннщн сайлап алу буенча контроль эшләр язачаклар. Аларда Россиянең барлык төбәкләреннән 1,3 миллионга якын мәктәп укучысы катнашачак.
Эшләр быел бетерелгән сайлау буенча ТДИ урынына уздырыла, аларны берничә фән буенча уздыру күздә тотылмый.
Контроль эшләр түбәндәге даталарда узачак:
18 май — биология, әдәбият, информатика һәм ИКТ;
19 май — физика, тарих;
20 май — җәмгыять белеме, химия;
21 май — география, чит телләр.
Резерв көннәре каралмаган.
"9 нчы сыйныфларның 428 меңнән артык чыгарылыш сыйныф укучысы контроль эш язу өчен җәмгыять белемен сайлаган, 266 меңе — географияне, 230 меңнән артыгы — информатиканы, 150 меңнән артыгы — биологияне, 70 меңгә якын — инглиз телен, 57 мең — физиканы, 47 мең — химияне, 14 меңнән артык — тарихны, 13 мең — әдәбиятны. Немец теле буенча контроль эшне 1134 укучы язарга планлаштыра, француз телен — 822, испан телен — 190", - дип хәбәр итә Рособрнадзор.
Тиешле предмет буенча контроль эш вариантлары 2021 елгы ТДИ контроль үлчәү материалларын (КИМ) спецификацияләү буенча төзеләчәк. Агымдагы елның КИМ ТДИ структурасы һәм эчтәлеге белән Федераль педагогик үлчәүләр институты сайтында танышырга мөмкин.
Тугызынчы сыйныф укучылары контроль эшләрен үз мәктәпләрендә язачак. Контроль эшләрне оештыру, үткәрү һәм тикшерү тәртибе белем бирүнең төбәк министрлыклары тарафыннан билгеләнә. Контроль эш җирле вакыт белән 10:00 сәгатьтә башлана. Контроль эш нәтиҗәсе тугызынчы сыйныф укучыларын дәүләт йомгаклау аттестациясен узуга кертү шарты булмаячак, әмма укучыларны профильле сыйныфларга керткәндә, алга таба укуны дәвам итү өчен файдаланылырга мөмкин. Контроль эш өчен алган билгене сыйныф журналына кую тәкъдим ителә