БДИга ике атна калды. Күп кенә укытучылар һәм ата-аналар чыгарылыш сыйныф укучыларын "бердәм”гә күп нәрсә бәйле булуы турында искәртеп тора. Төп максат – югары уку йортында бюджет урыны. Вакыт та, нервлар да калмаганда, БДИга ничек әзерләнергә? Дәүләт имтиханнары чорында ата-аналар балага ничек ярдәм итә ала?
Бу хакта "Мәскәү психоанализ институты" югары белем бирү мәгариф учреждениесе укытучысы, психолог Анастасия Пономаренко сөйләде. Ул ата-аналарга чыгарылыш сыйныф укучыларын имтиханнарга ничек көйләргә һәм аларның психикасына ничек зыян китермәс өчен җиде киңәш бирде.
1) Куркытмаска. Көчле психологик басым булганда, укучының ярдәмгә мохтаҗлыгы, күңел төшенкелеге туарга мөмкин: "Барыбер берни дә барып чыкмаячак, бернинди дә киеренкелек юк".
2) баланың реаль мөмкинлекләрен бәяләргә. «Син иң акыллы кеше, бик әйбәт тапшырачаксың, борчылырлык урын юк»,- дип иң чиккә ташланмаска. Педагоглардан баланың нинди җитешсезлекләре булуы, аларны тулыландыру өчен нинди ресурслар булуы белән кызыксыныгыз. Тагын имтиханда булачак ниндидер аеруча мөһим темаларны кабатларга өлгерергә мөмкин. Тормышка ашардай максат куегыз.
Күбрәк белергә
3) Хисләр урынына гамәлләр. Барысы да начар булуына зарланырга теләгән саен, үзегезне туктатыгыз. Баланы тагын бер кат мәшәкатьләмәгез. БДИга үз мөмкинлекләребезнең иң югары ноктасында килү өчен, тыныч кына утырабыз һәм бергә нәрсә эшләргә икәнен хәл итәбез. Сүз уңаеннан, ярышлар алдыннан спортчыларны нәкъ менә шулай көйлиләр.
4) Баланың материалны ничек нәтиҗәле үзләштерүен аңлагыз. Кемгәдер блок-схемалар, таблицалар туры килә, ә кемгәдер барысын да үз сүзләре белән сөйләп бирергә кирәк.
5) Әзерлектә иң мөһиме – даими булу. Нейрофизиологлар хәтердә калдыру өчен кабатлаудан да яхшыоак алымны тапмаган әле. Көн саен атнага бер ярты көн шөгыльләнүгә караганда, ярты сәгатькабатлап алу яхшырак. Бу, сүз уңаеннан, БДИга әзерләнүдә генә түгел, ә теләсә нинди укуга да кулланыла ала.
6) Чыгарылыш сыйныф укучысы белән сөйләшегез: әгәр дә ул БДИны югары баллга тапшырмаса, нәрсә булыр? Фаҗигале булмас, тормыш бетмәс, дигән фикерне сеңдерегез. Тагын бик күп вариантлар бар: көллияткә яки башка бер югары уку йортына бару. Һәм хәтта бу елда МДУга укырга керү хыялы тормышка ашмаса да, күпкә озаграк, әмма шулай ук теләгән вузга да, һөнәргә дә чын юл булуын аңлатырга мөмкин.
7) Шуны исегезгә төшерегез: чыгарылыш сыйныф укучысы тормышында инде авыр да, стресс ситуацияләре дә булган, әмма аларны җиңеп чыгу һәрвакыт мөмкин булды. Әгәр ул вакытта булдыра алсаң, хәзер дә булдыра алачаксың дигән фикерне төшендерегез. Бу балага үз көченә ышаныч бирәчәк.