Татарстанда 15 октябрьдән «Үз юлым» республикакүләм иҗади конкурс-лабораториясендә катнашу өчен эшләр кабул ителә башлый. Бу хакта “Ялкын” журналының баш мөхәррире Илназ Фазуллин Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе утырышында хәбәр итте.
Казанда «АгроНТИ-2020» Бөтенроссия конкурсының 2нче этабы лауреатлары ачыкланды. Анда 14 район мәктәбе катнашты.
Казан укучылары математика буенча «Туймаада» халыкара олимпиадасында төрле номинацияләрдә дипломнарга ия булды.
Татарстан укытучылары сыйныф җитәкчелеге өчен 5 мең сумлык беренче түләүләрне алды.
Иннополис университеты 9-11 сыйныф укучыларын һәм 1-2 курс студентларын ясалма интеллект буенча IOAI20 халыкара олимпиадада катнашырга чакыра. Теркәүне http://ioai.innopolis.ru/ сайтында 20 ноябрьгә кадәр узарга мөмкин.
Яр Чаллының «Кванториум» балалар технопаркында ИТ-технологияләр буенча «IT-SEARCH 2020» беренче региональ дистанцион ярышлар узды. Чарада Татарстан Республикасыннан 12-15 яшьлек 100 дән артык мәктәп укучысы катнашты.
Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы ике бәйге игълан итте. Туган телдә белем бирә торган гомуми белем бирү оешмалары һәм балалар бакчалары ачыкланачак. Алар хакында Дәүләт Советында ТР Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе утырышында Мәгариф һәм фән министрлыгының Милли мәгариф идарәсе башлыгы Лилия Әхмәтҗанова сөйләде.
Коронавирус сәбәпле, Россия Мәгариф министрлыгы мәктәпләрне күмәк дистанцион укуга күчерергә планлаштырмый. Бу турыда ведоство башлыгы Сергей Кравцов сүзләренә сылтама белән «Российская газета» хәбәр итә.
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы министрлыкның 2021 елга максатларын һәм бурычларын ачык формалаштыруга керешүе турында игълан итә. Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы раслаган экспертлар төркеменнән тәкъдимнәр 2020 елның 18 октябренә кадәр кабул ителә.
Казан укучылары өчен көзге каникуллар гадәти срокларда - 2-8-нче ноябрьдә узачак. Шәһәрнең 159 мәгариф учреждениесендә 14 меңгә якын баланы кабул итәчәк мәктәп яны лагерьлары эшләячәк. Бу хакта бүген Мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризванов Казан Башкарма комитетында узган эшлекле дүшәмбедә хәбәр итте.