2021 елга ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының максатларын һәм бурычларын ачык формалаштыру башланды

2020 елның 6 октябре, сишәмбе

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы министрлыкның 2021 елга максатларын һәм бурычларын ачык формалаштыруга керешүе турында игълан итә. Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы раслаган экспертлар төркеменнән тәкъдимнәр 2020 елның 18 октябренә кадәр кабул ителә.

Ел ахырына кадәр экспертлар халык белән бергә киләсе елга министрлык эшенең иң мөһим юнәлешләрен һәм индикаторларын билгеләячәк. Кабул ителгән тәкъдимнәр Иҗтимагый совет тарафыннан каралачак һәм ачык онлайн-тавыш бирүгә чыгарылачак. Татарстанлылар тәкъдим ителгән максатлар һәм бурычлар өчен тавыш биреп кенә калмыйча, үз вариантларын да тәкъдим итә алачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International