ЯҢАЛЫКЛАР


24
сентябрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Яңа кагыйдәләр белем бирү кредитларын тагын да үтемлерәк итәчәк, бу исә, үз чиратында, тагын да күбрәк кешегә югары һәм урта һөнәри белем алу мөмкинлеге бирәчәк.


23
сентябрь, 2020 ел
чәршәмбе

 Татарстанда сыйныф җитәкчеләренә ай саен өстәмә түләүләр өчен федераль бюджеттан 1,8 млрд сумнан артык акча бүлеп бирелә. Бу хакта ТР мәгариф һәм фән министры вазифаларын башкаручы Илсур Һадиуллин ТР Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты утырышында хәбәр итте.

Татарстанда башлангыч сыйныф укучыларын түләүсез кайнар аш белән тәэмин итүгә 2021 елга 2 млрд 225 млн сум акча каралган. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министры вазифаларын башкаручы Илсур Һадиуллин ТР Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты утырышында хәбәр итте.

Казанның «Седьмое небо» һәм «Волжские просторы» торак комплексларында төзелә торган балалар бакчаларында Татарстанның Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тикшерүләре узды. 

ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Әлмәттә яңа инженерлык мәктәбен карады. Ул балалар белән аралашты һәм аларның мәктәптәге туклануын тикшерде.

НТИ Түгәрәкләр хәрәкәте һәм "Курчатов институты" фәнни-тикшеренү институты мәктәп укучылары өчен турнир үткәрә. Проект Россия Мәгариф министрлыгы ярдәмендә тормышка ашырыла.

Яңа уку елыннан башлангыч сыйныф укучылары мәктәптә бушлай туклана башлады. Кайнар аш 1нче, 2нче, 3нче 4нче сыйныфларда укучы һәр балага каралган.

 

Татарстан югары уку йортларын тәмамлаучыларны эшкә урнаштыру буенча уңай вәзгыять күзәтелгән төбәкләр арасына эләкте. Бу хакта "Югары уку йортларын тәмамлаучылар Россия хезмәт базарында" семинары материалларына сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

Тәтеш районы Алабирде авылының республика программасы кысаларында ремонтланган балалар бакчасы уңайлылык дәрәҗәсе буенча шәһәрнекеләрдән калышмый.

Россия Мәгариф министрлыгы балаларны мәктәпкә кабул итү тәртибен үзгәртте. Боерык хокукый мәгълүмат порталында басылып чыккан.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International