ЯҢАЛЫКЛАР


23
сентябрь, 2020 ел
чәршәмбе

Казан федераль университетының ИТ-лицей укучылары һәм Н.И.Лобачевский исемендәге лицейның бер укучысы «Яшь профессионаллар (WorldSkills Russia) 2020» VIII милли чемпионатының  WorldSkills юниорлары (16 һәм кечерәк яшьтәгеләр) медальләренә ия булдылар. Чемпионат финалы 7-20 сентябрь көннәрендә махсус-дистанцион форматта узды.

"Яшь профессионаллар" (WorldSkills Russia) Милли чемпионаты тәмамланды. Ул чемпионат тарихында иң масштаблысы булды һәм 3100 катнашучыны, шул исәптән чит ил спикерларын һәм Россиянең 85 төбәгеннән вәкилләрне берләштерде. Беренчелек 2020 елның 6 сентябреннән 21 сентябренә кадәр  дистанцион форматта узды. Чемпионат барышын 76 илдән тамашачылар күзәтте.


22
сентябрь, 2020 ел
сишәмбе

Татарстан җыелма командасы «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) илкүләм чемпионатында 38 алтын, 25 көмеш һәм 39 бронза медаль алды. 

21 сентябрьдә «ВКонтакте» социаль челтәрендә «Зур тәнәфес» Бөтенроссия мәктәп укучылары конкурсы бергәлегендә «Орлёнок» Бөтенроссия балалар үзәгенең онлайн-сменасы башлана. Конкурс Россия Мәгариф министрлыгы ярдәмендә уза.

«Татарча диктант» дигән татар телендәге грамоталылыкны тикшерү буенча ел саен уздырыла торган Бөтендөнья белем бирү акциясе быел Россиянең 62 төбәген һәм дөньяның 30 илен берләштерәчәк. Чара 26 сентябрьдә 11.00 сәгатьтә онлайн  «ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» телеканалларының турыдан-туры эфирында узачак. Казан федераль университеты – акцияне оештыручыларның берсе.

15 ноябрьдә Бөтендөнья икенчел эшкәртү көнендә Россиякүләм экологик диктант башланып китәчәк. Ул төрле яшьтәге кешеләргә исәпләнгән, ике көн дәвамында гадәти форматта һәм проект порталында онлайн узачак.

Бөтен илдән 2800дән артык кеше РФ Мәгариф министрлыгы ярдәмендә оештырылган «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) VIII Милли чемпионаты финалында катнашты. Чемпионатта шулай ук чит ил конкурсантлары да чыгыш ясады. Быел WorldSkills Russia финалы Милли чемпионат тарихында иң масштаблысы булды.

2020 елның 22 сентябреннән 25 сентябренә кадәр «Иң яхшы билингваль балалар бакчасы» грантын алучыларны сайлап алу конкурсының (мәктәпкәчә яшьтәге балаларның билингваль белемен камилләштерүгә юнәлдерелгән проектларны тәкъдим итү һәм яклау) 1 этабы узачак.

Соңгы өч елда Мамадыш шәһәренең барлык балалар бакчаларында балаларны инглиз теленә өйрәтәләр. Укулар атнага ике тапкыр бердәм программа буенча зурлар һәм әзерлек төркемнәрендә үткәрелә. "Моңа ихтыяҗ зур. Бу хәзерге дөньяда кирәк ", - дип билгеләде Балалар һәм яшүсмерләр йорты директоры Артур Ефимов.

21-30 сентябрьдә "Одноклассники" социаль челтәрендәге махсус кушымтада ачык бөтенхалык тавыш бирүе узачак, аның ярдәмендә Мәгариф министрлыгы каршындагы Бөтенроссия эксперт педагогик советы әгъзалары билгеләнәчәк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International