КФУ лицейлары укучылары Worldskills Russia 2020 медальләрен яулады

2020 елның 23 сентябре, чәршәмбе

 

Казан федераль университетының ИТ-лицей укучылары һәм Н.И.Лобачевский исемендәге лицейның бер укучысы «Яшь профессионаллар (WorldSkills Russia) 2020» VIII милли чемпионатының  WorldSkills юниорлары (16 һәм кечерәк яшьтәгеләр) медальләренә ия булдылар. Чемпионат финалы 7-20 сентябрь көннәрендә махсус-дистанцион форматта узды.

«Фотография» компетенциясендә Н.И. Лобачевский исемендәге лицейның 9 нчы сыйныф укучысы Самира Сафиуллина алтын медаль яулады.  Унберенче сыйныф укучысы Арслан Гиниятуллин «Видеопроизводство» компетенциясендә «Папа What 's Up» видеоролигы белән өченче урын алды. Унынчы сыйныф укучысы Артур Лукьянов һәм тугызынчы сыйныф укучысы Семен Смирнов  "Сетевое и системное администрирование" компетенциясендә чемпионатның көмеш медальләренә ия булдылар. "Веб-дизайн и разработка" компетенциясендә чемпионатның көмеш призеры -  унынчы сыйныф укучысы Савва Шульгин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International