Яшь профессионаллар чемпионаты тәмамланды

2020 елның 23 сентябре, чәршәмбе

"Яшь профессионаллар" (WorldSkills Russia) Милли чемпионаты тәмамланды. Ул чемпионат тарихында иң масштаблысы булды һәм 3100 катнашучыны, шул исәптән чит ил спикерларын һәм Россиянең 85 төбәгеннән вәкилләрне берләштерде. Беренчелек 2020 елның 6 сентябреннән 21 сентябренә кадәр  дистанцион форматта узды. Чемпионат барышын 76 илдән тамашачылар күзәтте.

Барлыгы 130 компетенция игълан ителде һәм өч меңнән артык мәйданчык оештырылды. Новокузнецк, Мәскәү һәм Казанда ярышлар белән идарә итү үзәкләрендә белгечләр чараның барышын реаль вакыт режимында күзәтеп барсын һәм конкурсантларның чыгышын бәяләсен өчен трансляция барышын ун мең камера тәэмин итте.

Чемпионат нәтиҗәләре буенча Россия Федерациясе субъектлары һәм мәгариф оешмалары арасында "Россия төбәкләре кубогы" рейтингы лидерлары игълан ителде. "Абсолют чемпион" номинациясендә Мәскәү җиңде. 1 нче дәрәҗә диплом һәм кубокны Татарстан Республикасы, 2 нче дәрәҗә диплом һәм кубокны  Кузбасс, 3 нче дәрәҗә диплом һәм кубокны Мәскәү өлкәсе алды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International