Татарстанда иң яхшы билингваль балалар бакчасын сайлаячаклар

2020 елның 22 сентябре, сишәмбе

2020 елның 22 сентябреннән 25 сентябренә кадәр «Иң яхшы билингваль балалар бакчасы» грантын алучыларны сайлап алу конкурсының (мәктәпкәчә яшьтәге балаларның билингваль белемен камилләштерүгә юнәлдерелгән проектларны тәкъдим итү һәм яклау) 1 этабы узачак.

Сайлап алу конкурсында  мәктәпкәчә белем бирү программаларын гамәлгә ашыручы балалар бакчалары катнашачак.

Грантның максаты мәктәпкәчә белем бирү программасын гамәлгә ашыручы муниципаль мәгариф оешмаларында мәктәпкәчә яшьтәге балаларга билингваль белем бирүнең укыту-тәрбия процессын камилләштерү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International