Соңгы өч елда Мамадыш шәһәренең барлык балалар бакчаларында балаларны инглиз теленә өйрәтәләр. Укулар атнага ике тапкыр бердәм программа буенча зурлар һәм әзерлек төркемнәрендә үткәрелә. "Моңа ихтыяҗ зур. Бу хәзерге дөньяда кирәк ", - дип билгеләде Балалар һәм яшүсмерләр йорты директоры Артур Ефимов.
Балалар бакчаларында үзәктән өстәмә белем бирүче дүрт педагог эшли. 600 гә якын яшь мамадышлы чит телне бөтенләй бушка өйрәнү мөмкинлегенә ия. "Ел саен без квестлар форматында йомгаклау имтиханнарын уздырабыз һәм балаларның инглиз телендә сөйләшүен күрәбез", - дип ачыклык кертте Артур Ефимов.
“Миләшкәй” балалар бакчасында инглиз телен өстәмә белем укытучысы Гүзәлия Зиннәтова алып бара. Укулар балаларга кызык булсын өчен уен формасында уза. Дәрестә сабыйлар бик рәхәтләнеп укытучыны кабатлыйлар, 10га кадәр саныйлар, "Шалкан" әкиятен чит телдә сөйлиләр.