Бөтен илдән 2800дән артык кеше РФ Мәгариф министрлыгы ярдәмендә оештырылган «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) VIII Милли чемпионаты финалында катнашты. Чемпионатта шулай ук чит ил конкурсантлары да чыгыш ясады. Быел WorldSkills Russia финалы Милли чемпионат тарихында иң масштаблысы булды.
Ярышлар быел беренче тапкыр дистанцион форматта узды. Чемпионат җиде блок буенча үткәрелде: төзелеш һәм төзелеш технологияләре; мәгълүмат һәм коммуникация технологияләре; иҗат һәм дизайн; җитештерү һәм инженер технологияләре; хезмәт күрсәтүләр өлкәсе; транспорт һәм логистика; мәгариф.