15 ноябрьдә Бөтендөнья икенчел эшкәртү көнендә Россиякүләм экологик диктант башланып китәчәк. Ул төрле яшьтәге кешеләргә исәпләнгән, ике көн дәвамында гадәти форматта һәм проект порталында онлайн узачак.
Баллар санына карап җиңүчеләр билгеләнәчәк - алар оештыручылардан бүләкләр алачак, калган катнашучыларга сертификатлар биреләчәк.
Проектның максаты - экологик культураны үстерүгә, әйләнә-тирә мохитне саклау мәсьәләләренә игътибарны җәлеп итүгә ярдәм итү.