ЯҢАЛЫКЛАР


25
сентябрь, 2020 ел
җомга

Казан укучылары «Бөтендөнья мирасына яшьләр карашы» халыкара балалар рәсемнәре конкурсында җиңеп чыккан. 

«Mail.ru Group амбассадорлары» программасында катнашучылар исемлеге игълан ителде. Агымдагы уку елы дәвамында 49 студент, аспирант һәм укытучы үз вузларында технологик компания тәкъдим итәчәк.


24
сентябрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Дәүләт Советы 2021 елга мәктәпкәчә, гомуми һәм өстәмә белем алуга хокукларны гамәлгә ашыруның дәүләт гарантияләрен финанс белән тәэмин итү нормативларын раслау турында ике закон проектын карады.

29 сентябрьдә "Үсеш ноктасы" үзәкләре ачылышы Бөтенроссия марафоны узачак, аны РФ мәгариф министры Сергей Кравцов үткәрәчәк. Телекүпердә илнең төрле федераль округларын тәкъдим итүче 8 регионнан губернаторлар, педагоглар һәм укучылар катнашачак.

28 сентябрьдә Россия Мәгариф министрлыгының «Сыйныфта мастер» акциясе башлана. Укучыларга «Технология» предметы буенча проект төзергә тәкъдим ителә: тегү яки башка  кул эшләре ярдәмендә продуктны үз кулларың белән җитештерергә, агач белән эшләү күнекмәләрен яисә югары технологияле җиһазлар кулланып  җайланма эшләргә.

Алексеевск районының Левашево авылында балалар бакчасы ачылды. Мәктәпкәчә учреждение хәзер мәктәп бинасында булачак. 

Лаеш районының Усад авылында яңа мәктәпне 2021-2022 уку елында  ачарга планлаштыралар. Хәзерге вакытта  тәрәзә блокларын монтажлыйлар, эчке төзекләндерү эшләренә керештеләр, түбә ясыйлар, эчке инженер челтәрләрен монтажлыйлар, тирә-юньне төзекләндерү эшләре башкарыла.

Казанның Горки-Әмәт урманында Россия мәктәп укучылары хәрәкәтенең «Ил буенча экология» бөтенроссия акциясе узды, анда йөздән артык укучы катнашты. Балалар 20 гектар мәйданлы территорияне ике сәгать эчендә чистарттылар.

2020 елның 29 сентябрендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы “Татар телен һәм әдәбиятын укытуда коммуникатив технологияләр” темасы буенча туган (татар) теле һәм әдәбияты укытучылары өчен вебинар үткәрде.

2020 елның 23 сентябрендә Түбән Новгородта "Зур тәнәфес" Бөтенроссия конкурсының округ ярымфиналын ябу тантанасы булды. Ул  2020 елның март ахырында старт алган "Россия - мөмкинлекләр иле" президент платформасының иң кызыклы һәм актуаль проектларының берсе.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International