Авыл мәктәпләрендә 3 меңгә якын "Үсеш ноктасы" үзәге ачылды

2020 елның 24 сентябре, пәнҗешәмбе

29 сентябрьдә "Үсеш ноктасы" үзәкләре ачылышы Бөтенроссия марафоны узачак, аны РФ мәгариф министры Сергей Кравцов үткәрәчәк. Телекүпердә илнең төрле федераль округларын тәкъдим итүче 8 регионнан губернаторлар, педагоглар һәм укучылар катнашачак.

"Мәгариф" илкүләм проекты кысаларында агымдагы елның сентябрендә бөтен Россия буйлап Россия Мәгариф министрлыгының "Үсеш ноктасы" цифрлы һәм гуманитар профильле 2 951 мәгариф үзәге ачылды. Аларның 42 се - Татарстанда.

2019 елдан башлап Россиянең 81 субъекты авыл территорияләре һәм кече шәһәрләре мәктәпләрендә 5 мең шундый үзәк булдырылган. Аларда укучылар заманча  җиһазлар ярдәмендә "Технология", "Информатика", "Тормыш эшчәнлеге иминлеге нигезләре" предметларын өйрәнәләр, шулай ук төрле түгәрәкләрдә шөгыльләнәләр. Марафон кысаларында “Үсеш ноктасы” педагоглары әлеге фәннәр буенча кыска онлайн-дәресләр үткәрәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International