«Mail.ru Group амбассадорлары» программасында катнашучылар исемлеге игълан ителде. Агымдагы уку елы дәвамында 49 студент, аспирант һәм укытучы үз вузларында технологик компания тәкъдим итәчәк.
Казан федераль университетында Mail.ru Group амбассадоры Алабуга институтының математика һәм табигый фәннәр факультетының бишенче курс студенты Вадим Кормишин булды.
Программага барлыгы 3500 дән артык гариза кабул ителгән.