Алексеевск районының Левашево авылында балалар бакчасы ачылды

2020 елның 24 сентябре, пәнҗешәмбе

Алексеевск районының Левашево авылында балалар бакчасы ачылды. Мәктәпкәчә учреждение хәзер мәктәп бинасында булачак. 

Балалар бакчасын күчерү район бюджеты хисабына башкарылды. Укучылар өчен уңайлы, иркен, якты бүлмәләр булдырылган, уенчыклар һәм кирәкле җиһазлар сатып алынган.

Бу шатлыклы вакыйга белән балаларны һәм ата-аналарны мәгариф бүлеге җитәкчесе Ривкат Сөләйманов һәм мәктәп директоры Александр Матвеев котлады. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International