Лаеш районының Усад авылында яңа мәктәпне 2021-2022 уку елында ачарга планлаштыралар. Хәзерге вакытта тәрәзә блокларын монтажлыйлар, эчке төзекләндерү эшләренә керештеләр, түбә ясыйлар, эчке инженер челтәрләрен монтажлыйлар, тирә-юньне төзекләндерү эшләре башкарыла.
Мәктәп территориясендә хәрәкәтчән уеннар һәм тыныч ял өчен мәйданчыклар, мини-футбол өчен мәйдан һәм йөгерү юллары булган стадион, волейбол һәм гимнастика өчен уен мәйданчыгы барлыкка киләчәк.
Өч катлы бинаның подвалы да булачак. Беренче катта ял итү урыннары, 200 урынлы актлар залы һәм 250 урынлы төшке аш залы урнашачак. Икенче катта шул исәптән спорт залы, лаборатория, йорт эшләре бүлмәләре, китапханә урнаштырылачак. Өченче катта уку сыйныфлары һәм кабинетлары булачак.
Бинаның гомуми мәйданы якынча 8 мең кв.метр тәшкил итәчәк.