Казан укучылары Горки-Әмәт урманын чистартырга ярдәм итте

2020 елның 24 сентябре, пәнҗешәмбе

Казанның Горки-Әмәт урманында Россия мәктәп укучылары хәрәкәтенең «Ил буенча экология» бөтенроссия акциясе узды, анда йөздән артык укучы катнашты. Балалар 20 гектар мәйданлы территорияне ике сәгать эчендә чистарттылар.

Акциядә катнашучылар барлыгы 100 килограммнан артык чүп-чар җыеп алды – бу төрле төрдәге 50 капчыкка якын калдык.

Чара мавыктыргыч һәм динамикалы булсын өчен квест-уен форматында оештырылган иде. Моннан тыш, белем бирү программасы планлаштырылган иде – белгечләр балаларга чүп-чар төрләре һәм аны дөрес бүлү һәм җыю, мөһим экологик гадәтләр турында сөйләде.

Иң күп чүп-чар җыючыларга истәлекле бүләкләр тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International