28 сентябрьдә Россия Мәгариф министрлыгының «Сыйныфта мастер» акциясе башлана. Укучыларга «Технология» предметы буенча проект төзергә тәкъдим ителә: тегү яки башка кул эшләре ярдәмендә продуктны үз кулларың белән җитештерергә, агач белән эшләү күнекмәләрен яисә югары технологияле җиһазлар кулланып җайланма эшләргә.
Проект эшчәнлегенең юнәлешләре төрле булырга мөмкин: тегү эшләнмәләрен конструкцияләүдән һәм модельләштерүдән, материалларны сәнгати эшкәртүдән алып нанотехнологияләргә кадәр. Эшләрнең фотоларын «Вконтакте», «Инстаграм» социаль челтәрләренә #сделайсам, #минпросвещениярф хештеглары белән урнаштырырга, ә катнашучының гаризасын сайтның махсус бүлегендә, проект фотосын беркетеп һәм социаль челтәрләрдәге постка сылтама белән кертергә кирәк. Фото астында максатларны, бурычларны язу, эш барышын һәм проектның нәтиҗәсен тасвирлау мөһим. Акция 25 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Иң кызыклы проектлар Россия Мәгариф министрлыгының социаль челтәрләрендә бастырылачак, ә өч иң яхшы эш авторы истәлекле бүләкләр алачак.