Татарстан вузларын тәмамлаучылар Россия буенча иң югары хезмәт хакы алучылар арасында

2020 елның 23 сентябре, чәршәмбе

Татарстан югары уку йортларын тәмамлаучыларны эшкә урнаштыру буенча уңай вәзгыять күзәтелгән төбәкләр арасына эләкте. Бу хакта "Югары уку йортларын тәмамлаучылар Россия хезмәт базарында" семинары материалларына сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

"2016 елда төбәкләр буенча чыгарылыш укучыларын эшкә урнаштыруның нәтиҗәлелеге турында мәгълүматлар төп проблемалар Төньяк Кавказ федераль округында, Көньяк һәм Себер федераль округларының кайбер төбәкләрендә күзәтелүен күрсәтә. Төньяк-Көнбатыш округ төбәкләрендә, шулай ук Мәскәүдә, Санкт-Петербургта һәм Татарстан Республикасында уңай вәзгыять күзәтелә, - диелә хәбәрдә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International