ЯҢАЛЫКЛАР


11
март, 2020 ел
чәршәмбе

Мәскәүдә мәктәп укучыларының программалаштыру буенча XIV ачык олимпиадасы узды. Анда Россия, Белоруссия, Казахстан, Украина, Болгария, Сербия шәһәрләреннән 400дән артык укучы катнашты.

20-нче марттан Татарстанда дәүләт йомгаклау аттестациясен вакытыннан алда үткәрү чоры башлана, Казанда имтихан үткәрү пункты Совет районының 8-нче гимназиясендә оештырылачак. Унберенче сыйныф укучылары өчен дәүләт йомгаклау аттестациясен үткәрүнең төп чоры 25-нче майдан башланачак. Барлыгы 17 мең 113 чыгарылыш сыйныф укучысы БДИ тапшырырга планлаштыра. Бу хакта бүген ТР Министрлар кабинетында узган брифингта ТР Премьер-министры урынбасары – ТР Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов хәбәр итте.

2020 елның 12 мартында Йошкар-Ола шәһәрендә  мәктәп укучылары арасында Идел буе федераль округының V Интеллектуаль олимпиадасы финалы узачак.
Марий Эл башкаласына Идел буе төбәкләреннән 8-11 нче сыйныф укучылары җыелачак.  Җыелма командаларга муниципаль һәм төбәк сайлап алу ярышларында җиңүчеләр керә.

Мәскәү дәүләт университеты (МДУ) университет базасында һәм төбәк мәйданчыкларында үткәрелә торган мәктәп олимпиадалары финалларын күчерү карарын кабул итте.

Тугызынчы сыйныфны тәмамлаучы 1949 бала туган телдән имтихан тапшырырга тели, аларның күпчелеге татар телен сайлаган. Татар теленнән имтихан тапшырырга теләүче балалар саны арткан. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында брифингта ТР Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов әйтте.

Җәйге каникуллар чорында 10 яшьтән 17 яшькә кадәрге балалар Россия буенча ерак араларга йөрүче поездларда билетка 50 процентлы ташлама белән йөри алачак.

Бердәм дәүләт имтиханнарына үткәрү өчен йомгаклау иншаларын яза алмаган укучылар өчен соңгы сынау көне 6 майга билгеләнгән. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында брифингта билгеле булды.

Автоматика һәм электрон приборлар төзү өлкәсендә өлкән сыйныф укучылары өчен инде традицион булган фәнни-инновацион проектлар конкурсына йомгак ясалды.
Конкурска энергетика, экология, авиация, физика өлкәсендәге проектлар тәкъдим ителде.

2020 елның 10 мартында Казан федераль университетының  тел белгечлеге белән бәйле булмаган юнәлешләр буенча белем алучы студентлар арасында чит телләрне белүгә “Полиглот” конкурсын үткәрә.

Казанда иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучылары билгеле. Аларны  Ратушада «Казан шәһәрендә ел укытучысы» бәйгесенә йомгак ясау тантанасында игълан иттеләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International