DigitalSuperHero акселераторы кысаларында беренчеләрдән булып Саба районының 6-10 сыйныф укучылары белем алды. 6 көн эчендә балалар сайтларны булдыруның база күнекмәләрен үзләштерделәр һәм туган як тормышы турында беренче проектларны эшләделәр.
“Мәгариф үсеше” дәүләт программасы кысаларында авыл мәктәпләрендә яңа урыннар булдыруга якындагы өч елда 9 млрд сум акча юнәлдереләчәк", - дип хәбәр итте Россия Федерациясе мәгариф министры Ольга Васильева.
Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт катнашучылардан, ата-аналардан һәм укытучылардан БДИны камилләштерү буенча тәкъдимнәр җыя. Мондый сораштырулар ел саен БДИ кампаниясе тәмамланганнан соң үткәрелә.
Роскомнадзор имтиханнарны кирәкле предметны өйрәнмичә генә тапшыру ысуллары һәм формалары турындагы мәгълүматка үтемлелекне чикләү буенча чаралар күрә.
Вузларда белем бирү сыйфатын бәяләүнең бердәм системасын кертмәячәкләр. Бу хакта РФ вице-премьеры Татьяна Голикова хәбәр итте.
26 июньдә Кабан күленең кичке яр буенда, Г. Камал исемендәге театр каршындагы мәйданда ел саен уздырыла торган «Барьерларсыз кино «Кинофестиваль кайтавазы - 2019» Мәктәптә инклюзив мәдәният формалаштыруда Кино» акциясе кысаларында эйр опен узачак. Чара «Перспектива» РООИ (Мәскәү шәһ.), «Шәһәр мәгариф үзәге» ДАУ, «ТатарКино» ТР ДБУК тарафыннан «Мир»кинотеатры ярдәмендә оештырылды.
27-30 июньдә Түбән Кабан күле районында «Кояшлы регата» инженерлык ярышлары узачак. Мондый чара Татарстанда беренче тапкыр үткәрелә. Уникаль экологик көймәләр тизлектә һәм маневрлылыкта ярышырга Россиянең 26 регионыннан 50дән артык команда киләчәк.
24 июньдә Татарстан Республикасының 2019 яшьләр торак конкурсы старт алды, ул 2012 елдан бирле Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды һәм Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы белән берлектә ел саен үткәрелә.
Казанда Төбәкара клиник-диагностика үзәгенең кардиология бүлеге палатасында бүген математика буенча бердәм дәүләт имтиханы уздыру пункты ачылды. Тестны Кукмара районы авыл мәктәпләренең берсенең 11 сыйныф укучысы Зөлфия Гыйләҗева язды. Дәвалаучы табиб укучыга имтихан тапшырырга рөхсәт биргән.
Безнең укытучылар, статистика буенча, дөньяда барысыннан да күбрәк эшли - шулай да мәктәпләрдә педагоглар кытлыгы 11% тәшкил итә. Бу балаларга сыйфатлы белем бирергә мөмкинлек бирми. Дәүләт Думасында Парламент тыңлауларында катнашучылар кадрлар кытлыгы, мәктәп бюрократиясе һәм башка кыенлыклар турында фикер алыштылар. Профильле министр Ольга Васильева укытучыларга һәм депутатларга проблемаларны хәл итү юллары турында сөйләде.