Безнең укытучылар, статистика буенча, дөньяда барысыннан да күбрәк эшли - шулай да мәктәпләрдә педагоглар кытлыгы 11% тәшкил итә. Бу балаларга сыйфатлы белем бирергә мөмкинлек бирми. Дәүләт Думасында Парламент тыңлауларында катнашучылар кадрлар кытлыгы, мәктәп бюрократиясе һәм башка кыенлыклар турында фикер алыштылар. Профильле министр Ольга Васильева укытучыларга һәм депутатларга проблемаларны хәл итү юллары турында сөйләде.