Саба районында мәктәп укучылары каникулларда сайтларны булдыру технологияләрен өйрәнделәр

2019 елның 25 июне, сишәмбе

DigitalSuperHero акселераторы кысаларында беренчеләрдән булып Саба районының 6-10 сыйныф укучылары белем алды. 6 көн эчендә балалар сайтларны булдыруның база күнекмәләрен үзләштерделәр һәм туган як тормышы турында беренче проектларны эшләделәр.

Укулар сәләтле балалар өчен Саба интернат-мәктәбе базасында узды. Курста Татарстан Республикасыннан 20 бала булды. Смена кысаларында мәктәп укучылары 4әр кешелек командаларда сайтлар булдыруның заманча технологияләрен өйрәнделәр, параллель рәвештә үз регионы турында мәгълүмат порталларын эшләп чыктылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International