“Мәгариф үсеше” дәүләт программасы кысаларында авыл мәктәпләрендә яңа урыннар булдыруга якындагы өч елда 9 млрд сум акча юнәлдереләчәк", - дип хәбәр итте Россия Федерациясе мәгариф министры Ольга Васильева.
Бу хакта ул Дәүләт Думасының Мәгариф һәм фән комитетының “Россия Федерациясендә белем бирү сыйфатын арттыру чаралары турында"гы парламент тыңлауларында белдерде.
Министр искәрткәнчә, авылда педагоглар саны 470 меңнән артык тәшкил итә.