ЯҢАЛЫКЛАР


30
гыйнвар, 2019 ел
чәршәмбе

КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр институты делегациясенең Халыкара төрки Академиягә визиты кысаларында Татарстан галимнәре 2019 елда Казахстанда беренче тапкыр уздырылачак конгресста катнашырга чакыру алдылар, шулай ук Бөтендөнья тюркологлар конгрессының кайбер секцияләре программасын төзү турында да сүз барды.


29
гыйнвар, 2019 ел
сишәмбе

2019 елның 29нчы гыйнварында Россия Федерациясе Юстиция министрлыгының Татарстан Республикасы буенча идарәсе башлыгы В.Н. Демидов җитәкчелегендә Россия Федерациясе Юстиция министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет утырышы узды. 

2019 елның 29нчы гыйнварында Татарстан Республикасы Халыклар дуслыгы йортында Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Илсур Һадиуллин катнашында татар теле һәм әдәбияты буенча төбәкара олимпиаданы ябу тантанасы узды. 

28 – 29нчы гыйнварда конкурс чаралары Лениногорск шәһәренең мәктәпкәчә белем бирү оешмалары базасында һәм шәһәр тибындагы поселокларда узды.

Физика буенча БДИ нәтиҗәләре тотрыклы, әмма 2018 елда катнашучылар катлаулылыкның база дәрәҗәсен яхшырак үтәде. 

26нчы гыйнварда Россия дәүләт гадел хөкем университетының Казан филиалында урта гомуми белем бирү мәктәпләренең 9 – 11нче сыйныф укучылары һәм урта һөнәри белем бирү уку йортлары укучылары өчен инглиз теле буенча телне тирәнтен белүчеләр белән (Native English teachers) «Speak English»  дискуссия клубы ачылды.

2019 елның 28нче гыйнварында Казан федераль университеты базасында «2018 елда Татарстан Республикасы мәгариф хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү йомгаклары һәм 2019 елга бурычлар турында» темасына югары, һөнәри һәм өстәмә һөнәри белем бирү оешмалары җитәкчеләре белән республика киңәшмәсе узды.


28
гыйнвар, 2019 ел
дүшәмбе

24 – 26нчы гыйнварда Татарстан тарихы буенча мәктәп укучылары республика олимпиадасының йомгаклау этабын узды.

2019 елның 24 – 26нчы гыйнварында 7 – 11нче сыйныф укучылары арасында астрономия буенча бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының республика һәм төбәк этабы узды. Анда Татарстан Республикасының 8 муниципаль районыннан һәм Казан, Яр Чаллы шәһәрләреннән 92 укучы катнашты.

Ирекле ярдәмчеләр өчен уртак эшләрнең атмосферасын булдыру – Россия һәм чит ил шәһәрләрендәге истәлекле урыннар турында мәгълүмат алу мөмкинлеген арттыру, туристларны үзләренең туган якларына җәлеп итү һәм приз оту өчен эшләү.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International