2019 елның 28нче гыйнварында Казан федераль университеты базасында «2018 елда Татарстан Республикасы мәгариф хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү йомгаклары һәм 2019 елга бурычлар турында» темасына югары, һөнәри һәм өстәмә һөнәри белем бирү оешмалары җитәкчеләре белән республика киңәшмәсе узды.
Чарада Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Илсур Һадиуллин, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының өстәмә һөнәри белем бирү бүлеге башлыгы Роза Шәяхмәтова, Татарстан Республикасы Мәгълүмати технологияләр үзәгенең әйдәп баручы белгече Тамара Торова, шулай ук edu.tatar.ru порталында «Квалификация күтәрү» модуле укыту оешмасының функционалын алып бару өчен җаваплы белгечләр (кураторлар) катнашты.
2018 елда Татарстан Республикасы мәгариф хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү нәтиҗәләре һәм 2019 елга бурычлар турында Илсур Һадиуллин доклад белән чыгыш ясады.