ЯҢАЛЫКЛАР


14
гыйнвар, 2019 ел
дүшәмбе

2019 елның 1нче гыйнварыннан республика балалар бакчаларында баланы караган һәм тәрбияләгән өчен ата-аналар түләве күләме 4,3% ка артты.

10нчы декабрьдә world-it-planet.org сайтында БДБ киңлегендә мәгълүмати технологияләр өлкәсендә иң масштаблы «IT-Планета 2018/19»XII Халыкара олимпиадасында катнашучыларны теркәү башланды.


11
гыйнвар, 2019 ел
җомга

Бүген Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары Азат Шәрәпов “Вверх” яшь лидерларның республика конкурсы финалистлары белән очрашты.

2019 елның 10 – 12нче гыйнварында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Республика олимпиада үзәге «Дуслык» сәламәтләндерү-белем бирү комплексы базасында көнчыгыш телләр – гарәп һәм төрек телләре буенча мәктәп укучыларының республика олимпиадасының йомгаклау этабы үткәрелә.

Гигиена тикшеренүләре мәгълүматларына караганда, мәктәп укучыларының 30-50% ының мәктәпне тәмамлау чорына күрү сәләте кими  һәм алга таба алар бөтен тормыш дәвамында күзлек кияргә мәҗбүр була.

Олимпиада ике этапта уза: 2019 елның 19 – 20нче гыйнварында читтән торып (дистанцион формада) сайлап алу һәм 2019 елның 17нче мартында Мәскәү шәһәрендә турыдан-туры катнашу формасында йомгаклау. 


10
гыйнвар, 2019 ел
пәнҗешәмбе

2018 елның 15нче ноябреннән 25нче декабренә кадәр Россия Федерациясе Оборона министры урынбасары-Россия Федерациясе Кораллы Көчләренең Баш хәрби-сәяси идарәсе башлыгы призына “ЮНАРМИЯ " Бөтенроссия хәрби-патриотик иҗтимагый хәрәкәтенең төбәк бүлекләре смотр-конкурсы узды.


9
гыйнвар, 2019 ел
чәршәмбе

Россия Федерациясе Президенты В. В. Путин гомуми белем бирү фәннәре буенча халыкара олимпиадаларда җиңүчеләрне һәм аларның тренерларын бүләкләү мәсьәләләре буенча йөкләмәләр исемлеген раслады.

ege.edu.ru сайтында  2019 елгы дәүләт йомгаклау аттестациясе - БДИ һәм ТДИ расписаниесенең  рәсми проектлары барлыкка килде. 9нчы һәм 11нче сыйныф укучылары өчен дәүләт йомгаклау аттестациясе расписаниесе узган ел белән чагыштырганда җитди үзгәрешләр кичермәячәк.

Казан радиомеханика көллияте матди-техник базаны яңарту һәм модернизацияләү өчен федераль бюджеттан 25 млн сумга якын акча алды. ТР бюджетыннан һәм гомумән уку йортына эш бирүчеләргә 38 млн сумнан артык акча бүлеп бирелгән. Бу хакта «Татар-информ» МА көллияттә хәбәр итте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International