ЯҢАЛЫКЛАР


8
гыйнвар, 2019 ел
сишәмбе

2019 елның гыйнварында Россиядә беренче тапкыр география буенча чемпионат старт ала, аны Мәскәүнең "Башкала" ("Столица")  Рус география җәмгыятенең яшьләр клубы (825 нче мәктәп базасында) оештыра. 14нче гыйнварга кадәр интеллектуаль ярышларда катнашу өчен гариза бирергә мөмкин.

Владимир Путин "Россия Федерациясендә мәгариф турында" Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында " законга кул куйды. 

Россия Федерациясе Фән һәм югары белем бирү министрлыгы Россия Федерациясе Президенты грантлары буенча Совет  белән берлектә Россиянең яшь галимнәренә - фән кандидатларына һәм фән докторларына дәүләт ярдәме өчен Россия Федерациясе Президенты грантларын алу хокукына 2019 елга конкурслар игълан итә.


5
гыйнвар, 2019 ел
шимбә

Санкт-Петербург, Мәскәү һәм Татарстан Республикасыннан 10 - 18 яшьлек 32 мәктәп укучысы командасы 4 регламент буенча проектлар эшләде, аларда кешеләр урынына роботлар  пироглар пешереп сата, машиналар паркында эшли, төзелешләрдә булачак инженерлык коммуникацияләре линияләре буенча торбаларны бүлә һәм археологларга табылган артефактларны өслектә урнаштырырга ярдәм итә.

Кышкы каникуллар вакытында укучылар, шулай ук транспорт йөртүчеләрне юлларда игътибарлырак булырга өндиләр, чөнки балалар күбрәк вакытны урамда һәм транспортта уздырачак, сәүдә-күңел ачу комплексларына, мәдәният учреждениеләренә һәм массакүләм Яңа ел бәйрәмнәре урыннарына йөриячәк.


4
гыйнвар, 2019 ел
җомга

Россия мәгариф министры Ольга Васильева Бөтенроссия мәктәп җитәкчеләре советы булдыру турында приказ имзалады, дип хәбәр итә Россия Мәгариф министрлыгы  матбугат хезмәте.


3
гыйнвар, 2019 ел
пәнҗешәмбе

2018 елның 22 – 28нче декабрендә «Костер» Республика балалар белем бирү-сәламәтләндерү үзәгендә Татарстан Республикасы мәгариф оешмаларының балалар иҗтимагый оешмалары һәм укучылар үзидарә органнарының “Галстуклы ил " профильле сменасы узды. 

М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында Карэн Хачатурян музыкасына «Белоснежка һәм җиде гном» дигән балалар өчен хәйрия спектакле булды.


1
гыйнвар, 2019 ел
сишәмбе

Сезне Яңа ел белән котлыйм! Яңа ел бәйрәмнәре безне тормышның төп кыйммәтләре – гаиләдә  балаларга, ата-аналарга һәм якыннарга мәхәббәт хисләрен арттыра. 

Казан радиомеханика көллияте укытучылар һәм һөнәри оешмаларның производствога өйрәтү осталары өчен квалификация күтәрү буенча дистанцион курслар башлап җибәрде.  


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International