Россия мәгариф министры Ольга Васильева Бөтенроссия мәктәп җитәкчеләре советы булдыру турында приказ имзалады, дип хәбәр итә Россия Мәгариф министрлыгы матбугат хезмәте.
Совет эше Россиядә бердәм мәгариф киңлеген ныгытуга, инновацион идеяләрне пропагандалаучы иң яхшы идарә практикаларына таяныч белән гомумроссия гражданнар бердәмлеген формалаштыруга юнәлдерелгән. Шулай ук мәгарифне үстерү буенча тәкъдимнәр әзерләнәчәк, мәсәлән, «Мәгариф» милли проектын методик яктан тәэмин итү, шулай ук Законнарны камилләштерү өчен инициативалар кертеләчәк.
Совет әгъзалары шулай ук гомуми белем бирү стандартлары һәм укытучыларның квалификациясен күтәрү һәм һөнәри яктан яңадан әзерләү программаларын экспертизалауда катнашачак.
Совет составына мәктәп, көллият һәм башка мәгариф оешмалары җитәкчеләре керәчәк. Моннан тыш, утырышларда фәнни, иҗтимагый һәм эксперт оешмалары вәкилләре катнашачак.
Совет 2019 елның беренче кварталында ук эшли башлаячак.