ЯҢАЛЫКЛАР


1
гыйнвар, 2019 ел
сишәмбе

Иннополис университеты 2018 елда абитуриентларны кабул итү сыйфаты буенча Россиядә икенче урынны алды. 

Хәрби әзерлек кафедрасы 1нче гыйнвардан  хәрби уку үзәкләренә  үзгәртеп корыла. Оборона министрлыгы белән вузда белем алу турында килешүне 24 яшьтән кечерәк студентлар төзи алачак. 


30
декабрь, 2018 ел
якшәмбе

Казанда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы Рафис Борһанов инвалидлыгы булган кешеләр арасында һөнәри осталык буенча «Абилимпикс» IV илкүләм чемпионатында җиңүчеләр һәм призерлар белән очрашты. 


29
декабрь, 2018 ел
шимбә

Бүген Татарстан мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов көллият студенты Полина Щербичка Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән Кремль чыршысына билетлар тапшырды.


28
декабрь, 2018 ел
җомга

Яңа ел каникуллары көннәрендә балаларны кышкы уеннар, Яңа ел бал-маскарадлары гына түгел, кызыксыну, олимпиада, укыту-әзерләнү җыеннары, интеллектуаль конкурслар да көтә. Өлкәннәр Татарстан укучылары өчен төрле чаралар әзерләгән.

Н.И. Лобачевский исемендәге Фәнни китапханә һәм Казан федераль университеты виртуаль «Кышкы фантазияләр» күргәзмәсендә катнашырга чакыра.


27
декабрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров тарафыннан оештырылган традицион Яңа ел чыршы бәйрәмендә Советлар Союзы Герое Гани Сафиуллин исемендәге Идел буе федераль округының Татарстан кадетлар корпусында тәрбияләнүче 20 бала катнашты.

26нчы декабрьдә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе Наталья Гречанникова җитәкчелегендә Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районының мәгариф оешмаларын планлы тикшерү нәтиҗәләре буенча киңәшмә узды.


26
декабрь, 2018 ел
чәршәмбе

Бүген матбугат конференциясендә Татарстан мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов хәбәр иткәнчә, быел «мәктәпләрдә хәвеф төймәләре буенча позицияләрне япканнар».

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгында педагогик хезмәткәрләрнең беренче һәм югары квалификация категориясе буенча аттестация комиссиясе утырышы узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International