Кышкы каникуллар вакытында Татарстан мәктәпләре укучыларына күңелсезләнергә вакыт калмаячак

2018 елның 28 декабре, җомга

Яңа ел каникуллары көннәрендә балаларны кышкы уеннар, Яңа ел бал-маскарадлары гына түгел, кызыксыну, олимпиада, укыту-әзерләнү җыеннары, интеллектуаль конкурслар да көтә. Өлкәннәр Татарстан укучылары өчен төрле чаралар әзерләгән.

Илнең төп чыршысы - Дәүләт Кремль сараенда гомумроссия Яңа ел чыршысы 26нчы декабрьдә булды. Татарстаннан аңа 35 бала - укуда, иҗатта, спортта яхшы нәтиҗәләргә ирешкән, сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән  һәм ятим балалар юл тотачак.

Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиленең Яңа ел чыршысы шулай ук 26нчы декабрьдә Түбән Новгородта Татарстан кадет корпусында тәрбияләнүчеләр катнашында узды.

Быел сәләтле балалар өчен Республика Яңа ел чыршысы 25нче декабрьдә «Татнефть-Арена» базасында узды.

2018 елның 24нче декабреннән 2019 елның 8нче гыйнварына кадәр Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан «Мәдәни каникуллар» проекты гамәлгә ашырыла. Балалар «Әкият» Татар дәүләт театрында, Казан циркында, Казан яшь тамашачы театрында, К. Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театрында, В. И. Ленин исемендәге мәдәни-ял итү комплексында булачак.

Бөтенроссия олимпиадаларында, интеллектуаль һәм иҗади конкурсларда, фестивальләрдә, ярышларда җиңүчеләр Казаннан читтә бәйрәм чараларында катнашачаклар.

Яңа ел каникуллары вакытында 14 муниципаль районның 129 мәктәп яны лагерьларында 4930 укучы ял итәчәк. Мәктәп яны лагерьларының эшчәнлеге профильле укыту программаларына нигезләнгән, бу балаларга ял итү генә түгел, ә бәлки танып-белүләрен киңәйтергә дә мөмкинлек бирәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International