Казанда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы Рафис Борһанов инвалидлыгы булган кешеләр арасында һөнәри осталык буенча «Абилимпикс» IV илкүләм чемпионатында җиңүчеләр һәм призерлар белән очрашты. ТР мәгариф һәм фән министры республика җыелма командасы әгъзаларын һәм чемпионат экспертларын якынлашып килүче Яңа ел белән котлады. Ул шулай ук аларның "яңа стартлар”га әзерләнә башлауларын теләде.
«Яңа стартларга әзерләнергә кирәк. Быел безнең җыелма команда гомуми зачетта 19 медаль яулады. Бу команда җиңүе, һәркем аңа үз өлешен кертте. Барлык конкурсантларның да чыгыш дәрәҗәсе бик югары иде, бездән бары тик ике җыелма команда гына алга китте. Җәй көне без WorldSkills дөнья чемпионатын уздырырбыз, мөгаен, күп нәрсәләрне башкача кабул итәчәкбез, бу процессларны профессиональ рәвештә караячакбыз. Киләсе елда безнең җыелма команданың "Абилимпикс" та тагын да уңышлырак чыгыш ясаячагына шигем юк. Сез үз үрнәгегездә чикләүләр булмавын күрсәттегез», - диде Татарстан Республикасы вице-премьеры чемпионатта катнашучыларга.