ТР Мәгариф һәм фән министрлыгында аттестация комиссиясе утырышы узды

2018 елның 26 декабре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгында педагогик хезмәткәрләрнең беренче һәм югары квалификация категориясе буенча аттестация комиссиясе утырышы узды.

Утырышны Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары - комиссия рәисе урынбасары Илсур Һадиуллин алып барды.

Комиссия эшендә министрлыкның, мәгариф һәм фән хезмәткәрләре профсоюзы республика комитетының җаваплы хезмәткәрләре, белем бирү оешмалары җитәкчеләре һәм экспертлар бергәлеге әгъзалары катнашты.

Татарстан Республикасында педагогик аттестация тулысынча электрон рәвешкә күчерелгән һәм «Татарстан Республикасында электрон белем бирү» системасын кулланып үткәрелә.

Югары категориягә 3560, беренче категориягә 9156 гариза бирелгән. Эксперт бәяләренең гадиләштерелгән формасы буенча аттестацияне узу хокукына 10 687 хезмәткәр ия булды. Эксперт төркемнәре вәкилләре 2031 гариза бирүчегә җибәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International