Кадерле дуслар!
Сезне Яңа ел белән котлыйм! Яңа ел бәйрәмнәре безне тормышның төп кыйммәтләре – гаиләдә балаларга, ата-аналарга һәм якыннарга мәхәббәт хисләрен арттыра. Яңа 2019 ел бары тик уңай эмоцияләр генә алып килсен һәм искиткеч кәеф белән куандырсын.
Үсеп килүче буынга игелекле хезмәтегез, игелеклелек һәм кешелеклелек идеалларына хезмәт иткәнегез өчен барлык хезмәттәшләремә, педагогларга чын күңелдән рәхмәтемне белдерәм.
2019 елда Казан һөнәри осталык буенча «Ворлдскиллс» стандартлары буенча дөнья чемпионатын кабул итүче кунакчыл хуҗалык булачак. Без әлеге зур вакыйгага әзерләнәбез һәм әлеге чемпионат кайчандыр Ворлдскиллс хәрәкәтендә уздырылган иң яхшы чемпионатларның берсенә әйләнсен өчен барысын да эшләячәкбез.
Барлык мәктәп укучыларына һәм студентларга уңышлар һәм якты, актив Яңа ел каникуллары телим!
Сезгә һәм якыннарыгызга сәламәтлек, бәхет, иминлек телим!
Яңа ел котлы булсын!
ТР Премьер-министры урынбасары-
ТР Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов