М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында Карэн Хачатурян музыкасына «Белоснежка һәм җиде гном» дигән балалар өчен хәйрия спектакле булды.
Тамаша башланганчы һәм антрактта да театр фойесында Яңа ел чыршысы янында әкият геройлары, Кыш бабай һәм Кар кызы катнашында театральләштерелгән тамаша уза. Спектакльдә барлык партияләрне Казан хореография училищесы укучылары башкара.
Спектакльнең хәйрия күрсәтмәләре 8нче гыйнварга кадәр оештырылган, дип хәбәр итә театрның матбугат хезмәте.