Владимир Путин "Россия Федерациясендә мәгариф турында" Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында " законга кул куйды. Төзәтмәләрдә ятим балалар өчен югары уку йортларына кергәндә ташламалар, шулай ук мәгариф эшчәнлеген дәүләт аккредитацияләве турында да сүз барачак.
Федераль закон нигезендә ятим балаларның һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларның югары уку йортларының әзерлек бүлекләрендә, шул исәптән урта гомуми белем бирү программаларын үзләштерү чорында да белем алырга хокуклы булуы билгеләнә.
Моннан тыш, 2021 елның 1нче гыйнварына кадәр ятим балаларга, ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларга, шулай ук хәрби хәрәкәтләр ветераннарына "РФдә мәгариф турында" гы Федераль законның 71нче статьясында каралган керү сынауларын уңышлы узу шарты белән билгеләнгән квота чикләрендә укырга кабул итү хокукы кагыла.