География буенча беренче чемпионатка бөтен Россиядән мәктәп укучылары чакырыла

2019 елның 8 гыйнвары, сишәмбе

2019 елның гыйнварында Россиядә беренче тапкыр география буенча чемпионат старт ала, аны Мәскәүнең "Башкала" ("Столица")  Рус география җәмгыятенең яшьләр клубы (825 нче мәктәп базасында) оештыра. 14нче гыйнварга кадәр интеллектуаль ярышларда катнашу өчен гариза бирергә мөмкин.
География буенча Россия чемпионаты - без яшәгән дөнья турында бик күп яңа һәм кызыклы мәгълүмат белергә теләгән төрле яшьтәге мәктәп укучылары өчен команда онлайн-ярышы. Конкурста шулай ук 18 яшьтән өлкәнрәк барлык теләүчеләр дә катнаша ала. Командада  икедән алтыга кадәр  кеше  булырга тиеш.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International