Казанда мәктәп укучыларының математика буенча «Олимпка юл» республика олимпиадасының йомгаклау этабы узды.
Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтү буенча федераль хезмәте рус теле буенча әңгәмәләрдә катнашу өчен гаризаны 30нчы гыйнварга кадәр бирергә кирәк булуы турында искәртә.
Россия Мәгариф министрлыгы «КЛАССная наука» номинациясен раслады. Аны беренче тапкыр Россия фәне көненә багышланган «Фәнгә тугрылык өчен» Бишенче бөтенроссия премиясендә тапшырачаклар.
Казан Кремленең Благовещение соборында хор иҗатының III Республика балалар фестивале узды. Чара Раштуа бәйрәменә багышланган иде.
WorldSkills оештыру комитеты 24нче гыйнварда Казанда утырыш үткәрәчәк, аның барышында чемпионатны уздыруга кагылышлы берничә төп карар кабул ителәчәк. Бу хакта Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова хәбәр итте.
8 – 11нче сыйныфлар арасында рус телен иң көчле белүчеләр 13 – 15нче гыйнвар көннәрендә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Республика олимпиада үзәгендә узган бөтенроссия олимпиадасының республика һәм төбәк этабында көч сынашты.
Имтиханнарны тапшырырга теләүчеләр 2019 елда БДИда катнашу өчен гариза бирә һәм 1нче февральгә кадәр тапшыру өчен предметларны сайлый алалар.
Казанда физика буенча «Олимпка юл» республика олимпиадасының йомгаклау этабы тәмамланды. Ул 12 – 14нче гыйнварда ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Республика олимпиада үзәгендә узды.
"ТИСБИ” Идарә университеты 9 – 11нче сыйныф укучыларын һәм аларның әти-әниләрен ачык ишекләр көненә чакыра.
2019 елның 10 – 13нче гыйнварында француз теле буенча мәктәп укучыларының бөтенроссия олимпиадасының республика һәм региональ этабы узды.