2019 елның 10 – 13нче гыйнварында француз теле буенча мәктәп укучыларының бөтенроссия олимпиадасының республика һәм региональ этабы узды.
Әлеге олимпиадада Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмаларының 33 укучысы катнашты.
Француз теле буенча олимпиада 2 турда узды. Беренче турда балалар дүрт конкурс буенча язма формада биремнәр үтәделәр: «лексик-грамматик тест», «телдән текстны аңлау», «язма текстларны аңлау», «язма сөйләм конкурсы». Икенче тур вакытында телдән сөйләм конкурсы биремнәрен үтәделәр.
Олимпиаданың йомгаклау этабында жюри әгъзалары сыйфатында КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институты укытучылары эшләде.
Олимпиаданың җиңүчеләре:
- Екатерина Дмитренко, Казан шәһәре Мәскәү районындагы 9 нчы гимназиянең 10 нчы сыйныф укучысы.
- Тимур Хусейнов, Яр Чаллы шәһәрендәге 26 нчы гимназиянең 6 нчы сыйныф укучысы.
Татарстан Республикасының 2 муниципаль районыннан, шулай ук Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләреннән 13 укучы призерлар булды.