Казанда мәктәп укучылары арасында рус теле буенча республика олимпиадасы тәмамланды

2019 елның 15 гыйнвары, сишәмбе

8 – 11нче сыйныфлар арасында рус телен иң көчле белүчеләр 13 – 15нче гыйнвар көннәрендә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Республика олимпиада үзәгендә узган бөтенроссия олимпиадасының республика һәм төбәк этабында көч сынашты.

Олимпиадада республиканың 18 районыннан, шулай ук Казаннан һәм Чаллыдан 136 укучы катнашты.

Рус теле буенча олимпиада «Фонетика», «Словообразование», «Этимология», «Фразеология», «Синтаксис», шулай ук борынгы рус текстын тәрҗемә итү буенча бер турда узды.

Укучыларның эшләрен КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты укытучылары һәм галимнәре бәяләде.

Рус теле буенча олимпиада җиңүчеләре:

- Анастасия Руднева, Яр Чаллы шәһәрендәге А. С. Пушкин исемендәге 78 нче лицейның 8нче сыйныф укучысы;

 - Елена Батракова, Казан шәһәрендәге 131нче лицейның 9нчы сыйныф укучысы;

- Виктория Шабалина, Яр Чаллы шәһәрендәге А. С. Пушкин исемендәге 78 нче лицейның 10нчы сыйныф укучысы;

- Азалия Нурмеева, Яр Чаллы шәһәрендәге А. С. Пушкин исемендәге 78 нче лицейның 11нче сыйныф укучысы.

Олимпиада призерлары булып Татарстан Республикасының 8 муниципаль районыннан, шулай ук Казан һәм Яр Чаллыдан 46 укучы танылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International