"ТИСБИ” Идарә университеты 9 – 11нче сыйныф укучыларын һәм аларның әти-әниләрен ачык ишекләр көненә чакыра.
Барлык кунакларны ТИСБИ бакалавриатының белем бирү программасы белән танышу көтә: укыту үзенчәлекләре, өйрәнелә торган предметлар, белгечлек, алга таба эшкә урнашу.
Очрашуны Нэлла Матвеевна Прусс үткәрә. Абитуриентлар һәм аларның әти-әниләре шулай ук укытучылар һәм студентларга үзләренең сорауларын бирә алачаклар.
"ТИСБИ” Идарә университеты барлык теләүчеләрне 26нчы гыйнвар көнне 14.00 сәгатьтә Мөштәри урамы, 13нче йортта көтә.
Керү ирекле, теркәлү таләп ителә.