Россия Мәгариф министрлыгы укытучылар арасында фәннең иң яхшы популярлашучыларын бүләкләячәк

2019 елның 16 гыйнвары, чәршәмбе

Россия Мәгариф министрлыгы  «КЛАССная наука» номинациясен раслады. Аны беренче тапкыр Россия фәне көненә багышланган «Фәнгә тугрылык өчен» Бишенче бөтенроссия премиясендә тапшырачаклар. Әлеге номинациядә мәктәп укытучылары һәм мәктәп укучылары арасында фәнни белемнәрне популярлаштыру буенча иң яхшы проектлар катнашачак.
Премиянең эксперт советы вәкилләре Россия Мәгария министрлыгы катнашында актуаль һәм иҗтимагый әһәмиятле тема, материалны сыйфатлы бирү, фәнни эшнең оригинальлеге һәм нәтиҗәлелеге яисә популярлаштыручының эшчәнлегенә багышланган проектларны сайлап алачаклар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International