1 августта ТР Хөкүмәте йортында Татарстан Президенты вазифасын башкаручы, Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков Татарстан җыелма командасын WorldSkills Competition һөнәри осталык чемпионатына әзерләү мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды. Төп докладны ТР вице-премьеры - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов ясады. Башта ул Мәскәү өлкәсенең Красногорск өлкәсендә узган WorldSkills Russia-2016 илкүләм чемпионаты нәтиҗәләрен искә алды. Финал 82 һөнәр буенча узган, шул исәптән аларның 64е төп һөнәр статусына ия. Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсеннән соң, иң күп санлы Татарстан командасында 47 компетенция буенча 69 катнашучы һәм 54 эксперт булган.
«JuniorSkills» дип исемләнгән дөнья чемпионатына әзерлек максатында ТРның Мәгариф һәм фән министрлыгы, гомуми белем бирү мәктәпләрен стимуллаштыру максатыннан, “Уңышлы мәктәп” дигән бәйге игълан иткән иде. Анда Балтач гимназиясе «Лазер технологияләре», Чепья урта мәктәбе «Электроника», Түнтәр урта мәктәбе «Прототипирование», Салавыч лицее «Мехатроника» юнәлешләре буенча катнаштылар.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков бүген Бейлорск университеты (Вако, АКШ) профессоры, Хисаплау машиналары ассоциациясе карамагында югары уку йортлары студентлары командалары арасында программалаштыру буенча дөнья чемпионаты директоры белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды, анда ТР Премьер-министры урынбасары- ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, Казан федераль университеты (КФУ) ректоры Илшат Гафуров катнашты.
Казанның 131-нче номерлы лицей укучысы Дмитрий Садыйков “Туймаада” Халыкара олимпиадасында абсолют җиңүче булып танылды. Ул – олылар лигасында химияне иң яхшы белүче.
"Белем дөньясы" телепроектының эфирга чыгу вакыты пәнҗешәмбедән чәршәмбегә күчерелә. Хәзер һәр чәршәмбе 19.00 сәгатьтә ТНВ каналында “Белем дөньясы” мәгълүмати-аналитик тапшыруын карагыз. Тапшыру сезне мәгариф системасындагы үзгәрешләр белән таныштырачак, Татарстанда һәм чит төбәкләрдә милли мәгарифне үстерү, алдынгы тәҗрибәләр белән уртаклашу һәм тагын күп темаларны яктыртачак.
Татарстанда "Үз мәктәбеңә ярдәм ит!" акциясе дәвам итә. Быел акция 25 майда старт алды. шулай итеп, Татарстанда елның беренче яртысында 496 иганәче "Үз мәктәбеңә ярдәм ит" акциясенә кушылган, алар республиканың 36 районындагы 420 белем йортына яңа уку елына әзерләнергә булышкан иде
Татарстанда "Елның балалар бакчасы" бәйгесе старт алды. Традицион республика бәйгесендә балалар бакчасының муниципаль рейтингында беренче урын алган мәктәпкәчә белем бирү оешмалары катнаша.
2016 елның 9 сентябрендә Г.В.Плеханов исемендәге Россия икътисад университетының Саратов иҗтимагый-икътисади институтында III Төбәкара фәнни-гамәли конференция узачак. Конференциянең темасы - "Яшьләр арасында эшмәкәрлек үсеше перспективалары". Чарада катнашу өчен http://www.seun.ru/content/reg_form/ сайтында теркәлергә һәм анкета тутырырга кирәк. Заявкалар 2016 елның 5 сентябренә кадәр кабул ителә.
26 июльдә Казан университетында информатика буенча XXVIII Халыкара олимпиадага әзерләнү һәм үткәрү буенча киңәшмә узды. Киңәшмә барышында олимпиадада катнашучылар, кунаклар һәм волонтерларны урнаштыру һәм трансфер мәсьәләләре, ябылу һәм ачылу тантаналарын оештыру, реклама продукциясен җитештерү турында сүз барды.
Бүген Иннополис шәһәрендә V "Президент академиясенең җәйге кампусы" еллык белем бирү форумы тәмамланды. 11 көн дәвамында 220 ләп студент 12 командага бүленеп эшләгән. Төрле кейслар буенча мәсьәләләрне хәл иткән. Төркемнәрдә тьюторлар җитәкчелегендә презентацияләр әзерләгән.