26 июльдә Казан университетында информатика буенча XXVIII Халыкара олимпиадага әзерләнү һәм үткәрү буенча киңәшмә узды. Киңәшмә барышында олимпиадада катнашучылар, кунаклар һәм волонтерларны урнаштыру һәм трансфер мәсьәләләре, ябылу һәм ачылу тантаналарын оештыру, реклама продукциясен җитештерү турында сүз барды.
Исегезгә төшерәбез, 12-19 августта Казанда информатика буенча XXVIII Халыкара олимпиада узачак.
Белемлеләрне ачыклау көрәшен РФ Элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы, Россия һәм Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыклары, ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы, Казан федераль университеты оештыра.
Олимпиаданың беренчесе 1989 елда Болгариядә уздырылган. Шуннан бирле аны ел саен үткәреп киләләр. Ә Россиядә әлеге чараның моңа кадәр уздырылганы булмаган.
Олимпиадада 89 илдән килгән мәктәп укучылары көч сынашачак.