«JuniorSkills» дип исемләнгән дөнья чемпионатына әзерлек максатында ТРның Мәгариф һәм фән министрлыгы, гомуми белем бирү мәктәпләрен стимуллаштыру максатыннан, “Уңышлы мәктәп” дигән бәйге игълан иткән иде. Анда Балтач гимназиясе «Лазер технологияләре», Чепья урта мәктәбе «Электроника», Түнтәр урта мәктәбе «Прототипирование», Салавыч лицее «Мехатроника» юнәлешләре буенча катнаштылар.
JuniorSkills - укучыларга иртә һөнәри юнәлеш бирүче һәм һөнәри әзерлек нигезләрен өйрәтүче программа. Ул “WorldSkills” хәрәкәте нигезендә укучылар өчен һөнәри юнәлеш бирү өлкәсендә яңа мөмкинлекләр тудыруны һәм киләчәк һөнәрләрне үзләштерүдә ярдәм итүне максат итеп куя.