Татарстанда мәктәпләрнең яңа уку елына әзерлеген ел саен республика комиссиясе бәяли. Эксперт төркемнең кайсы мәктәпләрне тикшерәчәге көнендә генә билгеле була. Быел жирәбә буенча тикшерүгә Кайбыч районының Борындык төп мәктәбе һәм Надеждино урта гомумбелем бирү мәктәпләре эләкте.
Татарстанның һөнәри белем бирү оешмаларына 2016-17 уку елларына 18 мең 770 бюджет урыны бүлеп бирелгән. Бу хакта республика Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов белдерде.
Бүген Россия вузларында абитуриентларны укырга алу буенча беренче этап тәмамлана һәм кабул итү кампаниясенең икенче этабы башлана, дип хәбәр итә Россия мәгариф һәм өлкәсендә күзәтчелек хезмәте.
Татарстанда традицион "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" хәйрия акциясе башланды. Ул 2007 елдан алып яңа уку елы алдыннан үткәрелә - 1 сыйныфка керүчеләргә букчалар бүләк ителә. Бүген Югары Ослан районының Макулово урта мәктәбендә, шулай ук Яшел Үзәннең Балалар иҗаты үзәгендә мәктәп портфельләре тапшырылды.
«Россия яшьләр берлеге» Республика җәмәгать оешмасының Татарстан төбәк бүлегендә җитәкче алышынды – берлектә яңа җитәкче итеп Ирина Нурмөхәммәтова билгеләнде. Бу хакта “Россия мәктәп укучылары хәрәкәте” төбәк бүлегенең чираттан тыш конференциясе барышында билгеле булды.
Әгерҗе районы Девәтернә мәктәбен төзекләндерүгә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 13,4 млн сумлык ярдәм күрсәтте. Мәктәп 1989 елда гына төзелгән булса да, яңгыр яуганда түбәдән коридор, сыйныф бүлмәләре, спортзалга су үтүдән интеккәннәр биредә. Хәзер инде алар өчен көчле яңгырлар да куркыныч түгел. Түбә алыштырылгач, җиңел сулап куйганнар. Мәктәпнең эчен дә, тышын да төзекләндерәбез, дигәч янә сөенечтән нишләргә белмәдек, диләр укытучылар.
23-31 июльдә Грузиянең Тбилиси шәһәрендә химия фәне буенча мәктәп укучылары арасында Халыкара олимпиада узды. Россия җыелма командасы составында Казанның 131нче лицей укучысы Булат Курамшин да чыгыш ясады.
«Татнефть» ГАҖ матбугат хезмәтендәгеләр һәм «ТАНЕКО» АҖ экологлары, табигатькә сакчыл караш турында сөйләшү өчен, мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән очраштылар.
Казанда мәктәп укучылары арасында информатика буенча XXVIII Халыкара олимпиада үтә. Ел саен үтә торган, 28 еллык тарихы булган ярыш Россиядә беренче тапкыр үткәрелә. Олимпиаданы үткәрү хокукына ия булу өчен Казан Япония һәм Әзербайҗан илләрендәге шәһәрләр белән ярышкан. Казанда үтәчәк олимпиадада катнашу өчен 84 илдән 327 укучы теркәлгән. Һәр илдән дүрт укучы һәм ике җитәкчедән торган команда катнаша. Россиядән ике команда булачак.
Балтач районы Түнтәр урта мәктәбе базасында “Бәхетле балачак” дип аталган газета чыга башлады.